16+

Татарстан журналисты махсус хәрби операция зонасында һәлак булган

25 апрель көнне Түбән Кама журналисты, «Татмедиа» АҖ медиахолдингы филиалы хезмәткәре Александр Комаровның һәлак булуы турында билгеле булды. Бу хакта Александрның хатыны Яна Аникова хәбәр иткән.

25 апрель көнне Түбән Кама журналисты, «Татмедиа» АҖ медиахолдингы филиалы хезмәткәре Александр Комаровның һәлак булуы турында билгеле булды. Бу хакта Александрның хатыны Яна Аникова хәбәр иткән.

Александр чакырылыш буенча армиядә хезмәт итмәгән, ләкин Ватанны саклау өчен сафка басу һәркемнең бурычы дип санаган. Махсус хәрби операция башлангач, Татарстанның "Алга" исемле батальоны волонтеры сыйфатында хезмәт итә башлый.

Александрның хезмәттәшләре аның турында ачык, талантлы тележурналист буларак искә алалар. 2010 елда НТР телеканалында эшли башлый: башта хәбәрче, аннан соң яңалыклар алып баручы сыйфатында, соңгы елларда тапшырулар чыгару бүлеген җитәкләгән.

«ТАТМЕДИА» АҖ коллективы, генераль директор Шамил Садыйков хезмәттәшенең һәлак булуы уңаеннан якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.
Фото: https://www.tatar-inform.ru/

/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading