16+

Татарстанда таксистлар эшендә хәтәр яңалык кертелә

Хәзер таксига кагылышлы таләпләр исемлегендә автомобильнең мәҗбүри төсе күрсәтелә, ул ак яки сары булырга тиеш.

Хәзер таксига кагылышлы таләпләр исемлегендә автомобильнең мәҗбүри төсе күрсәтелә, ул ак яки сары булырга тиеш.

Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов төбәктә такси эшенең яңа регламентын раслаучы указга кул куйды. Аңа ярашлы рәвештә, таксига пассажирлар һәм багаж ташу буенча эшчәнлеккә биш елга рөхсәт биреләчәк, ул вәкаләтле орган тарафыннан каралачак.

Таксида эшләргә рөхсәт алу-пассажирлар йөртергә хокук бирә торган электрон документ. Татарстан Министрлар Кабинеты биш ел дәвамында гамәлдә булачак таксида эшләргә рөхсәт бирү тәртибен билгели. Моннан тыш, җиңел такси кузовының төсенә таләпләр куелды. Ул ак яки сары төстә булырга тиеш, ул машинаның такси икәнен танырга ярдәм итәчәк.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading