16+

Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр республиканың торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык узачак. Тиешле күрсәтмәне Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Документ нигезендә, Татарстан муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларына ведомство буйсынуындагы территорияләрне санитар чистарту планнарын 25 мартка кадәр эшләргә һәм расларга кирәк. Шулай ук ике айлык үткәрү эшләрен координацияләү өчен оператив штаблар булдырырга кирәк.

Су объектларында, пляжларда, скверларда, балалар мәйданчыкларында, базарларда, халыкның күпләп ял итү урыннарында, бакчачылык җәмгыятьләрендә, хосусый торак секторында санитар чистарту үткәрү күздә тотыла.

Узган ел Татарстанда санитар-экологик икеайлык вакытында полигоннарга 400 мең кубометрдан артык калдыклар чыгарылган һәм 700 меңнән артык агач һәм куак утыртылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading