16+

Татарстанда 100 укучы чирләгән килеш мәктәпкә килгән

Билгеле ки, Татарстан мәктәпләрендә укучы балалар көн дә фильтр аша үткәрелә. Әгәр баланың авыру билгеләре ачыкланса, ул дәрескә кертелми, өйгә кайтарыла. 

Билгеле ки, Татарстан мәктәпләрендә укучы балалар көн дә фильтр аша үткәрелә. Әгәр баланың авыру билгеләре ачыкланса, ул дәрескә кертелми, өйгә кайтарыла. 

Уку елы башыннан республикада барлыгы 10047 бала, шул исәптән узган тәүлектә 100 бала дәрескә кертелмәгән. Аларның югары тән температурасы яки башка билгеләр ачыкланган. 

Бу хакта журналистлар белән узган очрашуда Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Казанда барлыгы 9 сыйныф, ягъни 228 бала укудан читләштерелгән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading