16+

Татарстанда 1000 никахка 503 аерылышу очрагы туры килә

Татарстанда гаилә коручылар саны 5 процентка арткан. Бу хакта бүген Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсенең коллегиясендә билгеле булды. Киңәйтелгән коллегия эшендә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Татарстанда гаилә коручылар саны 5 процентка арткан. Бу хакта бүген Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсенең коллегиясендә билгеле булды. Киңәйтелгән коллегия эшендә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Татарстанның Министрлар Кабинеты каршындагы Гаилә хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева хәбәр итүенчә, 2017 елда республикада 26983 пар никахын теркәлгән.
Татарстанда катнаш никахлар арта. Һәр дүртенче гаилә катнаш никах нәтиҗәсендә төзелә. Ә менә чит ил кешесенә кияүгә чыгу очраклары кимеде, – диде ул.

Идел буе федераль округында Татарстан аерылышучылар саны буенча да югары күрсәткечкә ия. Татарстанда 1000 никахка 503 аерылышу очрагы туры килә. Чагыштыру өчен, бу сан Саратов өлкәсендә – 640, Киров өлкәсендә – 711, ә гомумән алганда, илдә 1000 никахка 800дән артык аерылышу очрагы туры килә. Узган елда Татарстанда 13586 гаилә таркалган.

Альбина Шәвәлиева билгеләп узганча, күпчелек никахлар гаилә корып, бер ел узгач ук таркала икән. 2017 елда ун ел да яшәмичә аерылышкан гаиләләр саны 64 процентка җиткән.

ЗАГС идарәсе башлыгы сүзләренчә, 10 ел элек кияүгә чыгучыларның күбесе 25 яшькәчә булса, хәзер мондыйларның саны нибары 38 процентны гына тәшкил итә.
Коллегия тәмамланганнан соң без әлеге мәсьәләгә карата Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе, социологик фәннәр докторы Флюра Ильдарханованың фикерен белдек.

– Без әлеге проблемалар буенча социологик тикшеренүләр уздырдык. Кызганыч, яшьләрнең сабырлыгы, түземлеге җитми. Яшьләр бер-берләрен аңлый алмый. Ул алай тиз генә була алмый. Без, мәсәлән, ирем белән 25 ел торабыз. Әле һаман да бер-беребезне өйрәнәбез. 90 нчы елларда күп гаиләләрдә бер генә бала тәрбияләнде. Бер-берләре белән аңлашыр өчен аларның башка туганнары булмады. Менә хәзер шул буын үсеп җитте. Минем фикеремчә, мәктәпләргә фамилистика (гаилә турында фән) кертергә кирәк. Яшьләр моны үзләре дә бик тели. Аннан соң матбугат чараларында да үрнәк гаиләләрне тагын да күбрәк күрсәтергә кирәк. Мөселман гаиләләрендә аерылышу очраклары азрак, – диде ул.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading