16+

Татарстанда 111 кешенең гомере, спиртлы эчемлек кулланып, руль артына утыру аркасында өзелгән

Татарстанда  111 кешенең гомере, спиртлы эчемлек кулланып, руль артына утыру аркасында өзелгән

Мәскәү автомобиль юллары институты башлангычында Россиядә "Автоаеклык" ("Автотрезвость") социаль проекты гамәлгә ашырыла.

Смоленск өлкәсендә 2013 елда старт алган әлеге чара инде Башкортстан, Мордва республикаларында, Ульяновск, Иваново, Омск, Волгоград өлкәләрендә, Курск һәм Мәскәү шәһәрләрендә үткәрелгән. Проектның максаты-транспорт чараларын идарә итүчеләрдә аеклыкны пропагандалау.
- Казан гаҗәеп матур, ул Санкт-Петербург шәһәренә охшаган. Татартсан бик дәрәҗәле республика, аның Россиядәге һәр программада беренче булуын беләбез. Шунлыктан, проектны Татарстанда башлап җибәрергә шикләндек. Тәҗрибә туплагач, ниһаять, килеп җиттек,- диде "Автоаеклык" илкүләм проекты җитәкчесе Маргарита Плотникова.

Россия Федерациясе ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, узган ел транспорт чараларын спиртлы эчемлек кулланып идарә итүчеләр катнашындагы аварияләрдә 4 мең 296 кешенең гомере өзелгән.

Татарстанда проектны тормышка ашыруда Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Мәгариф һәм фән, Сәламәтлек саклау министрлыклары, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, республиканың автомәктәпләр федерациясе теләктәшлек күрсәтә. Төп иганәче-Efes Rus компаниясе.

- Спиртлы эчемлекләр җитештерүчеләр дә, сәүдә оешмалары да "Автоаеклык" проектын хуплыйлар. Сүз кеше гомере турында бара бит. Сәүдә үзәкләрендә, җәмәгать туклануы залларында исерек килеш автомобиль руле артына утырмаска чакырган плакатлар булачак,-диде Маргарита Плотникова.

- Бу проект бик әһәмиятле,- дип, теләктәшлек белдереп, сүз башлады Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда хезмәте җитәкчесе вазифасын башкаручы Хәйдәр Җиһаншин.- Республикада узган ел транспорт чараларын спиртлы эчемлек кулланып идарә итүчеләр катнашындагы автоһәлакәтләрдә 111 кеше үлде.

Транспорт чарасын спиртлы эчемлек кулланган килеш идарә итсәң, 30 мең сум штраф салына, таныклык 1,5 елдан 2 елга кадәр вакытка алына. Икенче мәртәбә эләксәң, 300 мең сумга кадәр штраф һәм ике елга кадәр иректән мәһрүм калу яный.

Татарстан автомәктәпләре федерациясе генераль директоры Артур Габдуллаҗанов әйткәнчә, автомәктәпләрдә укучыларга 16 сәгатьлек "Автоаеклык" дәресләре биреләчәк. Әлеге дәресләр автомәктәптә уку бәясенең күтәрелүенә китермәячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading