Коронавирус инфекциясен йоктыру очраклары арта бара һәм бу – көтелгән күренеш.
Бу хакта журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
“Балалар арасында бу чир барлык авыручыларның 3-4 процентын гына тәшкил итә. Балаларда коронавирус йоктыру очраклары олыларга караганда 10 тапкырга кимрәк. Вирус йоктыручыларның күпчелее - 44-64 яшьтәге кешеләр”, - ди Любовь Авдонина.
Аның сүзләренчә, уку елы башыннан укытучылар арасында коронавирус йоктыруның 111, укучылар арасында 37 очрагы теркәлгән.
Комментарийлар