16+

Татарстанда 12 медицина хезмәткәре коронавирустан вафат булган

17 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан медикларының ковидтан 12 үлем очрагы теркәлгән.

17 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан медикларының ковидтан 12 үлем очрагы теркәлгән.

Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы карамагындагы медицина оешмалары хезмәткәрләренең 12 үлем очрагы теркәлгән. Без һәрдаим шундый очраклар буенча тикшерүләр үткәрелүе турында сөйләп киләбез, болар иминият очраклары дип таныла яисә юк. Шулай итеп, 12 очракның бишесе иминият тарафыннан танылган, тагын бишесендә авырып китү - һөнәри эшчәнлек белән бәйле түгел. Табиблар, безнең барыбыз кебек үк, шул ук социум әгъзалары. Ике очрак буенча тикшерү дәвам итә ", - диде Владимир Жаворонков.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading