16+

Татарстанда 13 яшьлек малайны поезд бәрдергән

Узган шимбәдә 13 яшьлек малайны поезд бәрдергән. Әлеге хәл Горький тимерьюлының 940нчы километрында "Нокрак аланы" тукталышыннан ерак түгел булган.

Узган шимбәдә 13 яшьлек малайны поезд бәрдергән. Әлеге хәл Горький тимерьюлының 940нчы километрында "Нокрак аланы" тукталышыннан ерак түгел булган.

Поезд машинисты малайны күргәннән соң, тизлеген киметеп, бик каты сигнал биргән, очраклы үтеп баручылар да поезд якынлашуы турында кычкырып караганнар, тик малай баруын дәвам иткән. Нәтиҗәдә, поезд малайны бәрдергәнһәм ул җитди тән җәрәхәтләре алып һәм хастаханәгә озатылган.

Соңрак яшүсмернең колакса белән бик көчле акыртып музыка тыңлап баруы ачыкланган, шунлыктан ул үзен кисәтәләренә игътибар бирмәгән булып чыккан.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading