16+

Татарстанда 15 яшьлек үсмернең күршеләрендә гомере өзелгән

Татарстанда җылыту казаны шартлау нәтиҗәсендә 15 яшьлек үсмер үлгән, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары".

Татарстанда җылыту казаны шартлау нәтиҗәсендә 15 яшьлек үсмер үлгән, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары".

Вакыйга болай була. Яңа Чишмә районының бер авылында кичке алтылар тулып килгәндә бер йортта җылыту казаны шартлый. Янгын сүндерүчеләрне 54 яшьлек хуҗабикә каршы ала. Ул улының 15 яшьлек күрше егете белән җылыту казаны урнаштырылган утын мичен кабызмакчы булуын сөйләп бирә. Тәүлектән артык җылытылмаган казан шартлый. Үсмернең башына зыян килә. Ул үлә.

Фаразларга караганда, җылыту агрегатларын һәм җайланмаларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу шартлауга китергән. Урында оператив төркем эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading