16+

Татарстанда 17 яшьлек егетенә пычак белән кадаган укытучыны ничә елга утырттылар?

Татарстанда 17 яшьлек сөйгән егетенә пычак белән һөҗүм иткән 21 яшьлек укытучы кызны 6,5 елга колониягә хөкем иткәннәр.

Татарстанда 17 яшьлек сөйгән егетенә пычак белән һөҗүм иткән 21 яшьлек укытучы кызны 6,5 елга колониягә хөкем иткәннәр.

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында 17 яшьлек егетенә пычак белән һөҗүм иткән 21 яшьлек укытучыга хөкем карары чыгардылар. Бу хакта Татарстан Прокуратурасында хәбәр иттеләр.
Кызны 6 ел да 6 айга гомуми режимлы колониягә хөкем иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, сентябрьдә Чаллы мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче кыз үзенең 17 яшьлек егете белән ачуланышкан. Ул аның битенә газ баллоны белән сиптергән, шуннан соң берничә тапкыр пычак белән кадаган. Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading