16+

Татарстанда 17 яшьлек егетне үтерү очрагы 20 елдан соң ачыкланган

Түбән Камада яшәүче 90нчы еллар азагында 17 яшьлек үсмерне үтерү турындагы җинаять эше буенча 43 яшьлек ир-атны хөкем итәчәкләр. Бу хакта Республика Тикшерү комитетында хәбәр иттеләр.

Түбән Камада яшәүче 90нчы еллар азагында 17 яшьлек үсмерне үтерү турындагы җинаять эше буенча 43 яшьлек ир-атны хөкем итәчәкләр. Бу хакта Республика Тикшерү комитетында хәбәр иттеләр.

Фаҗига 1998 елның җәендә Түбән  Камада килеп чыккан. Бер егет үзенең дустын бер төркем егетләр белән очрашуга чакыра. Тегесе ризалашкан, үзе белән утлы корал да алган.

Ниндидер мизгелдә 6-7 кешедән торган ике төркем арасында низаг килеп чыга. Гаепләнүче үзе белән алып килгән утлы коралдан 17 яшьлек егеткә ата, зыян күрүче күп кан югалтудан җан бирә. Һөҗүм итүче качып котыла. 

Әлеге җинаятьне тикшерү барышында шикләнелүче эзләүгә игълан ителә, ләкин шаһитләр ялган күрсәтмәләр бирә. Янәсе, егетне башка кеше үтерде, ә ул авырудан үлеп киткән икән. Әмма 2022 елда узган еллардагы җинаятьләрне тикшерү барышында 17 яшьлек егетне һәлак иткән чын үтерүченең шәһесе ачыклана. Ахыр чиктә шаһитләр дә моны раслаучы дәлилләр китерә. Бу эш тиздән судта каралачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading