16+

Татарстанда 18 яшьлек кыз су тулы базга төшеп үлә язган

Арча районының Кәче авылында көндәлек эш белән шөгыльләнеп йөргән Тәлгать Мортазин күршеләре ягыннан тавыш ишетә.

Арча районының Кәче авылында көндәлек эш белән шөгыльләнеп йөргән Тәлгать Мортазин күршеләре ягыннан тавыш ишетә.

Йөрәге түзми, хатыны Роза һәм улы Руслан белән шул якка китә. Ни булырга мөмкин бу? Йорт ташландык хәлендә, кеше яшәми. Иске сарай ягында җир астыннан диярлек сәер тавыш ишетелә. Сарай эчендәге тирән, су белән тулган базга 18 яшьлек кыз төшкән була. Бу кыз шул йортны сатып алган гаиләдән була. Мортазиннар аңа беренче ярдәм күрсәтәләр, ашыгыч ярдәм машинасын чакырталар. Салкын суда тәмам туңган кызны шулай үлемнән йолып алып калалар, дип яза арча районы газетсасы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading