Татарстанда киләсе атнада 19 градуска кадәр җылытачак, диелә ТР Гидрометеорология үзәге фаразында.
Бүген һәм иртәгә Татарстанда яңгыр, төнлә кайбер районнарда юеш кар көтелә. Төннәрен -1 дән +4 градуска кадәр, көндез + 4 + 9 градус җылы булачак. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.
11 апрельдә төнлә 0дән +5 кә кадәр, көнчыгышта + 8 градуска кадәр җылытачак. Көндез һава температурасы +7 +12, көнчыгышта +16 градуска кадәр җылытачак.
Киләсе атна башында антициклон йогынтысында бик җылы булачак - көндез һава температурасы + 14 + 19 градуска кадәр күтәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар