16+

Татарстанда 19 яшьлек эшче 10 каттан егылып төшеп һәлак булган

Әлмәттә төзелеш эшләре башкарганда, 19 яшьлек эшче 10нчы каттан егылып төшеп һәлак булган. Бу хакта Татарстан прокурорының ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Әлмәттә төзелеш эшләре башкарганда, 19 яшьлек эшче 10нчы каттан егылып төшеп һәлак булган. Бу хакта Татарстан прокурорының ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Бу хәл 15 май көнне көндез Совет урамында төзелеш объектында килеп чыккан. Егет биеклектән егылып төшә, алган җәрәхәтләрдән фаҗига урынында ук үлә.
— Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗиганең сәбәбе — югары катта эшләр башкарганда куркынычсызлык техникасын бозу, - диде Галиев.
Вакыйга урынына Әлмәт прокурорының беренче урынбасары Марсель Гыймаев чыккан. Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана, тикшерү бара. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading