16+

Татарстанда 20 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелә

Пиротехниканы куллану буенча чикләүләр 2022 елның 9нчы гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

Пиротехниканы куллану буенча чикләүләр 2022 елның 9нчы гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

20нче декабрьдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда 1-3-нче класслы пиротехника җиһазларын куллану тыелачак.

Документ нигезендә, пиротехниканы сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектлары (автомобиль юллары искәрмә булып тора), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линияле) чикләреннән 500 метр ераклыкта, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр күпләп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта, шулай ук күпфатирлы торак йортлардан 30 метр ераклыкта куллану тыела.

ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы махсус янгынга каршы режим вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар физик затларга – 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә (юридик затны рәсмиләштермичә) – 30 меңнән 40 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 200 меңнән 400 мең сумга кадәр артачак, дип искәртә.

Янгынга каршы махсус режим 2022 елның 9-нчы гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading