16+

Татарстанда 2022 ел ревакцинацияләү елы булачак

Республика халкының 75 проценттан артыгы яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясаткан.

Республика халкының 75 проценттан артыгы яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясаткан.

Бу 2 290 149 кеше дигән сүз. Ә коллектив иммунитетны 80 процентка тутыру өчен 2,4 млн чамасы кеше вакцина ясаткан булырга тиеш.

Сүз уңаеннан, 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең 66 проценты гына вакцинация узган.

“Өлкәннәр белән әле эшлисе бар”, - диде Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан шәһәре Сәламәтлек саклау Идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, хәзер вакцинаны икенче тапкыр ясату вакыты килеп җитте. Әмма ревакцинация узарга ашкынып торучылар юк.

“Икенче тапкыр вакцинаны 134 326 кеше ясаткан. Бу бик аз. Чөнки 6 айдан да элегрәк вакцина ясатканнар саны күпкә артыграк. Европада хәлләрне карагыз. Безнең вакытыбыз күп калмады. Сәламәтлегегез хакында хәзер кайгыртуыгызны сорыйм”, - диде Владимир Владимирович. Урынбасар сүзләренчә, икенче тапкыр вакцина ясарга тиешлеләрнең саны 340 меңнән артык. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading