16+

Татарстанда 2022 елда 7 балалар лагере ремонтланачак

Лагерьларда ял итү яшүсмерләрне сәламәтләндерә, үстерә һәм социальләштерә.

Лагерьларда ял итү яшүсмерләрне сәламәтләндерә, үстерә һәм социальләштерә.

Татарстанның Баулы, Әтнә, Апас, Яңа Чишмә, Саба районнарында, шулай ук «Яшь Гвардия» һәм «Искра» балаларны савыктыру лагерьларында 2022 елда ремонт төгәлләнәчәк. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов лагерьларда ял итү яшүсмерләрне сәламәтләндерә, үстерә һәм социальләштерә, дип сөйләде.
 "Яшь вакытта сыйфатлы, заманча җиһазландырылган лагерьда 2-3 атна вакыт үткәрү яшүсмернең тормыш траекториясенә җитди һәм уңай йогынты ясарга мөмкин", - диде Сөләйманов.
Билгеләп үтелгәнчә, быел тагын алты лагерьга керү юллары төзеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading