16+

Татарстанда 2022 елда «Мәдәният» илкүләм проектына миллиард сумнан артык юнәлдерелгән

2022 елда Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга гомумән алганда 1,2 миллиард сумнан артык юнәлдерелгән, шул исәптән: федераль бюджеттан – 700,3 миллион сумга якын һәм 457 миллион сумнан артыгы – республика бюджетыннан. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

2022 елда Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга гомумән алганда 1,2 миллиард сумнан артык юнәлдерелгән, шул исәптән: федераль бюджеттан – 700,3 миллион сумга якын һәм 457 миллион сумнан артыгы – республика бюджетыннан. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Илкүләм проект кысаларында республикада «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният» федераль проектларын тормышка ашыру дәвам итте.

«Мәдәни мохит» төбәк проектына 1 миллиард 127 миллион сум бүленгән иде. Нәтиҗәдә бер елда 34 объект төзекләндерелде, 39 мәдәният учреждениесе заманча җиһазлар белән тәэмин ителде. Моннан тыш, 2022 елда Арча, Баулы, Яшел Үзән, Чүпрәле, Мамадыш районнарында 50 һәм 100 урынга исәпләнгән биш авыл мәдәният йорты төзелде. Бу эшләрнең гомуми суммасы 106,5 миллион сумны тәшкил итте.

Дүрт мәдәният учреждениесенә капиталь ремонт ясалды, алар арасында – Арча балалар сәнгать мәктәбе, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш төбәге музее, Кукмара районында ике авыл мәдәният йорты бар. Болардан тыш, Түбән Камада Яшь тамашачы театры бинасына күптән көтелгән ремонт ясалды, Буа район мәдәният йортында да ремонт башланды.

Шулай ук төбәк проекты кысаларында ике күп профильле мәдәният объекты – Яшел Үзән һәм Алабугада Мәдәни үсеш үзәкләре сафка бастырылды. Алар ТР Президенты катнашында үткән ел 19 августта һәм 1 сентябрьдә ачылды. Теләче, Чистай, Апас, Актаныш һәм Әлмәт районнарындагы китапханәләр базасында федераль бюджет исәбенә гомуми суммасы 40 миллион сумны тәшкил иткән биш модель китапханә ачылды.

2022 елда «Иҗади кешеләр» төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен 24,7 миллион сум билгеләнгән иде. Нәтиҗәдә, 182 иҗади проект хупланды. 78 авыл учреждениесе һәм 72 мәдәният учреждениесе хезмәткәре дәүләттән грант ярдәме алды. Өзлексез белем бирү үзәкләре базасында 3,5 мең белгеч квалификациясен күтәрде. Мәдәният тармагында эшләүчеләр илнең алдынгы югары уку йортларында укып кайтты, шул исәптән – Россия театр сәнгате институтында, Мәскәү дәүләт хореография академиясендә һ.б.

Шулай ук төбәк проекты кысаларында өч зур масштаблы фестиваль үтте, алар – Федор Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале, Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале, «Нәүрүз» Төрки халыкларның халыкара театр фестивале.

«Цифрлы мәдәният» төбәк проектын гамәлгә ашыруга исә 5 миллион сум юнәлдерелгән иде. Нәтиҗәдә мәдәният оешмалары мәйданчыкларында, шул исәптән мәдәният йортлары, китапханәләр, музейларда, әһәмиятле мәдәни чараларны трансляцияләү өчен, тугыз виртуаль концерт залы оештырылды. Бүген барлык мәдәният учреждениеләре дә интернетка тоташтырылган.

Шулай итеп, цифрлы форматта үткәрелгән концертлар һәм спектакльләр, күргәзмәләр һәм экскурсияләр, иҗади очрашулар һәм мастер-класслар, лекторийлар һәм флэшмоблар бик тиз арада киң катлау аудиториядә зур ихтыяҗ тапты. Ел дәвамында Менделеевск, Түбән Кама, Буа мәдәният учреждениеләре базасында өч виртуаль концерт залы ачылды. Моннан тыш, Милли электрон китапханәсендә цифрлаштырылган басмалар фонды 1 мең китап һәйкәле белән тулыланды.

Мәгълүм булганча, Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X