16+

Татарстанда 21 кеше Британия штаммын йоктырган

Көн саен республикада уртача 35 кеше вирус йоктыра.

Көн саен республикада уртача 35 кеше вирус йоктыра.

Узган тәүлектә исә Татарстанда 33 кеше коронавирус йоктырган. Бу хакта журналистлар өчен оештырылган матбугат очрашуында Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. 

“Пандемия башланганнан бирле, ягъни узган елның 15 мартыннан республикада 20944 кеше коронавирус белән чирләде. Санитар-карантин күзәтү дәвам итә”, - диде ул. Аның сүзләренчә, Татарстанда Британия штаммын йоктыруның 21 очрагы ачыкланган. Аларның 20се – Казанда, 1се Югары Ослан районында теркәлгән.

ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, пандемия башланганнан бирле Татарстанда 17923 кеше, шул исәптән узган тәүлектә 55 кеше вирустан дәваланган. “Бүгенге көнгә 282858 кеше коронавирустан вакцина ясатты. Шуларның 192658е – прививканы икенче тапкыр кадатты”, - диде В.Жаворонков.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading