16+

Татарстанда 2,3 млн кеше гриппка каршы вакцина кадаткан

Татарстанда 2,3 млн кеше гриппка каршы прививка ясаткан.

Татарстанда 2,3 млн кеше гриппка каршы прививка ясаткан.

Хәзер куркыныч төркемгә караган табиблар коронавируска каршы вакцина кадатуга күчәчәк, дип хәбәр итте бүген ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Аның сүзләренә караганда, республикада грипп буенча вакцинация тәмамланган, билгеләнгән план үтәлгән. Ике миллионнан артык кеше әлеге төр вакцина кадаткан. Хәзер табиблар куркыныч төркемгә караучы затларны коронавируска каршы вакцинацияләүгә күчәчәк. Любовь Авдонина гриппка каршы прививка һәм "Спутник V" арасындагы вакыт буенча интервалны сакларга, ашыгырга кирәкми, дип кисәтте.

Фото архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading