16+

Татарстанда 26 яшьтән соң үз теләкләре белән армиягә китүчеләр саны арта

Солдат каешы 1991 елгыларга урала

Татарстанда 26 яшьтән соң үз теләкләре белән армиягә китүчеләр саны арта

Солдат каешы 1991 елгыларга урала

Россия Федерациясендә 1 октябрьдән Кораллы Көчләргә көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.

- Чакырылыштагы хәрби хезмәт срогы - бер ел, - дип сөендерде Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Быел солдат каешын билгә урау чираты 1991 елда туганнарга килеп җитте. Шулай ук, кичектереп тору яки армия хезмәтеннән азат ителү хокукы булмаган, 1991-2000 елларда туганнар чакырыла.

- Армиягә 26 яшьтән соң да үз теләкләре белән китүчеләр шактый, чөнки кеше хәрби хезмәт узып кайтуның зур өстенлекләр биргәнлеген аңлый. Федераль һәм муниципаль хезмәтләргә эшкә урнашу өчен армиядә булганлык кирәк, - диде Сергей Погодин.

Россия армиясендә 12 фәнни рота бар. Татарстан хәрби комиссары әйткәнчә, әлеге роталарда физика һәм математика фәннәрен, электроника өлкәсен яхшы белә торган ир-егетләр хезмәт итә ала. Республикадан көзге чакырылышта хәрби частьләргә 3 500 кеше озатыла. Югары белем алганнарга һәм белгечлекләре булганнарга игътибар юнәлтелә.
Татарстан 64 хәрби часть белән шефлык хезмәттәшлеге килешүе төзегән. Узган җәйдә районнар вәкилләре 13 частькә хәл белешергә барган, 9 частьтә “Татар ашлары көне” бәйрәме оештырылган.

- Мондый бәйрәмдә хәрби частьтәге барлык милләт вәкилләре катнаша. Бик тәэсирле, бик матур бәйрәм була ул, - диде Сергей Погодин. - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, премьер-министр Алексей Песошин теләктәшлегендә республикада ел саен 3-4 хәрби комиссариат бинасы төзекләндерелә, “Патриот” җыелу пункты Россиядә иң яхшылар рәтендә.

Казандагы “Патриот” республика җыелу пунктында тормыш-көнкүреш өчен барлык шартлар тудырылган. Көненә өч мәртәбә тукландыру оештырыла. Хәрби частьләргә беренче озату 22 октябрьгә билгеләнгән. Хәрби частькә китү көне җиткәч, ир-егетләргә, гаскәр төренә карап, кием бирелә, көнкүреш кирәк-яраклары тутырылган биштәр бүләк ителә.
- “Патриот” пунктында хәрби частьләргә кузгалыр алдыннан банк картасы бирелә. Әлеге картага ай саен 2000 сум “солдат акчасы” туплана, ятимнәргә - 3000 сум. Банк картасына ата-аналар һәм туганнары да акча күчерә ала. Ятимнәргә сим-карта да бирелә. Солдатлар әти-әниләренә шалтыратканда ташламалардан файдалана, - диде Сергей Погодин.

Язгы чакырылышта 11 кеше альтернатив хезмәтне сайлаган. Армия урынына почтада яки хастаханәдә эшлисең. Бу көзге чакырылышта инде 24 кешедән гариза кергән.
Контракт буенча хәрби хезмәт узарга була. Чакырылыштагылар контрактны 2 елга төзи ала, ә инде армия хезмәтендә булып кайтканнар контрактны 3 елга төзи.

Казанда 20 октябрьдә 10.00 сәгатьтә “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда “Контракт буенча хәрби хезмәтне сайлыйм” исеме астында агитация-мәдәни чара үткәрелә. Хәрби техника күргәзмәсе, самолетлар очышы оештырыла. Концерт программасында Россия һәм Татарстан артистлары чыгыш ясый.

Казан гарнизоны хәрби прокуроры Андрей Сысолятин хәрби частьләрдә якташларыбыз белән бәйле җинаять эшләре теркәлмәгәнлеген әйтеп, тынычландырды.

Казан районнары хәрби комиссариатлары адреслары һәм телефоннары:

Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары хәрби комиссариаты - Лукин урамы, 47а. Хәрби комиссар - Венедиктов Михаил Владимирович. Дежурный 8 (843)-221-42-41, кабул итү бүлмәсе – 221-42-00;

Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссариаты - Кулагин урамы, 1. Хәрби комиссар - Ханнанов Шамил Камилович. Дежурный 8 (843) 221-42-50, кабул итү бүлмәсе – 221-42-51;

Киров һәм Мәскәү районнары хәрби комиссариаты - Блюхер урамы, 9. Хәрби комиссар - Рахманов Руслан Илдусович. Дежурный 8 (843) 554-60-88, кабул итү бүлмәсе 237-87-08;
 
Совет районы хәрби комиссариаты - Журналистлар урамы,38. Хәрби комиссар - Шакиров Рөстәм Азгарович. Дежурный 8 (843) 279-52-53, кабул итү бүлмәсе – 272-73-41.

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының “кайнар элемтә” телефоны-8 (843) 221-60-06. Атнаның эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә шалтыратулар кабул итә. Казан гарнизоны хәрби прокуратурасының “кайнар элемтә” телефоны-8 (843) 264-23-51. Атнаның эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә хәбәрләшергә була.

Фото: Pikabu

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading