16+

Татарстанда 29 февральдә туган балалар серле үлем белән дөньядан китә

Чистайда яшәүче бер хатын-кыз 29 февральдә беренче тапкыр әни була, аның улы туа. Бала тудыру йортыннан чыкканда бар да яхшы була, тик 8 апрельдә сабыйның хәле начараеп китә. Табиб чакыргач ул баланы карый да "Ашыгыч ярдәм" чакырта. Тик хастаханәгә алып барып анда 20 минут торганнан соң, малайның гомере өзелә.

- Безгә улыбыз балаларда була торган кинәт үлем белән үлде дип әйттеләр, - дип сөйләгән "Комсомольская правда" хәбәрчесенә баланың әнисе, - ә мин ышанмыйм. Минем белән бер көнне алты хатын-кыз бала тапты. Аларның берсенең кызы үлгән. Үлү турындагы таныклыкны алганда бу инде бер ай эчендә дүртенче очрак диделәр. Әлеге хәлгә ачыклык кертеп, башка балаларның гомерен саклап калырга иде, - ди кайгыдан нишләргә белмәгән әти-әниләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading