Чаллыда кичә көн уртасында йөртүчесе белән "Лада Калина" автомобиле янган, дип хәбәр итте бүген "Шәһри Чаллы" газетасы.
Шәһәрнең Автозавод районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән сорау алучысы Раушан Халиков "Челнинские известия" хәбәрчесенә җиткерүенчә, янгын машинаның салонында чыккан. Янгынны сүндерелгәннән соң машина эчендә транспорт хуҗасы - 41 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе...
Чаллыда кичә көн уртасында йөртүчесе белән "Лада Калина" автомобиле янган, дип хәбәр итте бүген "Шәһри Чаллы" газетасы.
Шәһәрнең Автозавод районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән сорау алучысы Раушан Халиков "Челнинские известия" хәбәрчесенә җиткерүенчә, янгын машинаның салонында чыккан. Янгынны сүндерелгәннән соң машина эчендә транспорт хуҗасы - 41 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табылган. Моннан тыш, салонда бензиннан бушаган ике канистрага да тап булганнар. Ир-ат үз-үзенә ут төрткән булуы ихтимал. Шаһитлар әйтүенчә, аның гаиләсендә соңгы вакытта низаглар да булгалаган.
Кайбер мәгълүматлар буенча, ир-ат өч бала әтисе булуы билгеле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар