Атна ахырында 30 градуска кадәр суытачак.
ТРның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтүенчә, җомга көнне кар яву көтелә, иртән һәм көндез урыны белән секундына 15 метр тизлегендә буран булачак.
Төнлә һава температурасы -4…-9, көндез 0…-5 булыр дип фаразлана. Шимбә, 19 декабрьдә, республикага
салкын арктик һава килә. Төнге сәгатьләрдә температура -16…-21 градуска, аязганда -26 градуска чаклы төшәчәк. Көндез
термометр баганасы -13…-18 градуска күтәрелә. Якшәмбе һәм дүшәмбе төнлә-иртән -20…-25 градуска чаклы суыта, аязганда -30. Көндез температура -15…-21 градус тирәсе булачак. 22 декабрьдә дә суык булыр дип көтелә.
Комментарийлар