16+

Татарстанда 36 яшьлек адвокат ханым серле рәвештә һәлак булган

Татарстанда адвокат булып эшләгән хатын-кыз 8 каттан егылып төшеп һәлак булган

Татарстанда адвокат булып эшләгән хатын-кыз 8 каттан егылып төшеп һәлак булган

Фаҗигага кадәр бераз вакыт кала, Түбән Камада яшәүче хатын машинасы белән идарәне югалта һәм балалар мәйданчыгына килеп керә.

10 ноябрь көнне Түбән Камада Бызов урамындагы йортларның берсеннән 36 яшьлек хатын-кыз тәрәзәдән егылып төшеп һәлак була.
Фаҗига алдыннан аның белән сәер хәл килеп чыга. Кадрларга караганда, хатын-кыз машинасы белән идарә итүне югалта һәм балалар мәйданчыгына килеп керә.

Шуннан соң хатын авария сигнализациясен кабыза һәм автомобильдән чыгып, йорт подъездына юнәлә. Берничә минуттан соң хатын-кыз күпкатлы йортның тәрәзәсеннән егылып төшә. Кызганыч, адвокат ханым һәлакәт урынында ук җан бирә.
Подъездда аның белән ни булганы әлегә табышмак булып кала.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading