16+

Татарстанда 31 градус эсселек көтелә

Татарстанда 31 градус эсселек көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

Синоптиклар фаразлавынча, иртәнге сәгатьләрдә һәм көндез аерым районнарда яшен булу ихтималы да бар. Җил көньяк-көнбатыштан исә, талгын. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә дә мөмкин.

Татарстанда көндезге максималь һава температурасы +26..+31 градус булачак.



Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading