"Өлкән кеше өчен тәрбиягә алган гаилә" пилот проекты ялгыз, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ өлкән кешене тәрбиягә алырга мөмкинлек бирә.
Татарстанда «Демография» милли проектының «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты кысаларында 2017 елдан бирле 35 гаилә өлкән кешене тәрбиягә алган, дип хәбәр итә Татарстан Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте.
«Бүген без актив озын гомер турында сөйлибез. Пенсиягә чыгып та, хезмәт куярга яраклы һәм әзер кешеләр бар. Әмма даими тәрбиягә мохтаҗ кешеләр дә бар. Өлкән кеше сәламәтлеге өчен мондый вариант, әлбәттә, яхшы. Ялгыз һәм авыру кешеләр арасында булу бер хәл, ә онык, оныкчык, урта буын булган гаиләдә бөтенләй башка мохит», – ди Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар