16+

Татарстанда -37 градуска кадәр суытачак

16 февраль көнне республикада һава торышы бик салкын арктик һава тәэсирендә үзгәрәчәк.

16 февраль көнне республикада һава торышы бик салкын арктик һава тәэсирендә үзгәрәчәк.

Төнлә һәм иртән температура -25..-30, урыны белән -37 градуска кадәр булыр дип көтелә, көндез -15..-20˚градустан артмаячак. Явым-төшем көтелми. 

17 февральдә антициклон көньяк-көнчыгышка таба хәрәкәт итә башлый. Республиканың көнбатыш районнарында бераз кар явачак, көнчыгыш районнарында явым-төшем көтелми. Салкыннар йомшарачак, төнлә минус 16-21С, көндез минус 10-15 градус булачак.

18 февральдә төнлә явым-төшем аз булачак. Көндез Татарстанның көнбатыш районнарында секундына 15 метрга кадәр җил, буран чыгуы көтелә. Төнлә температура -13-18, көндез - 6-11 градус булыр дип фаразлана. ТР Гидрометүзәгенең фаразы буенча, киләсе атна башында кар, буран һәм көчле җил чыгуы көтелә.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading