16+

Татарстанда 400 дән артык IT-компания дәүләт ярдәменә дәгъва итә алачак

Хөкүмәт IT-стартапларга «Цифрлы икътисад» милли программасы кысаларында яңа продуктлар җитештерүчеләргә 2024 елга кадәр 20 млрд сумлык грант бүлеп бирәчәк.

Хөкүмәт IT-стартапларга «Цифрлы икътисад» милли программасы кысаларында яңа продуктлар җитештерүчеләргә 2024 елга кадәр 20 млрд сумлык грант бүлеп бирәчәк.

Татарстанда 400дән артык IT-компания дәүләт ярдәменә дәгъва итә алачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән әҗгәмәсендә ТР Министрлар Кабинеты башлыгы урынбасары Радик Гыйсмәтов хәбәр итте. Ул стартапларны да хуплаячакларын өстәде.
Бүген хакатоннар кысаларында стартапларның саны шактый зур булуы күренә. Әмма андый фирмаларның барысына да дәүләт ярдәме кирәк түгел. Инвесторлар өчен җитәрлек дәрәҗәдә кызыклы булган компанияләр бар.
Гисмәтов искә төшергәнчә, хөкүмәт "Цифрлы икътисад" милли программасы кысаларында яңа эшләнмәләргә 2024 елга кадәр 20 млрд сум бүлеп бирәчәк. Алар елына 250 млн сумга кадәр акча ала алачак, әмма үз чыгымнарының 50% тан артыгын түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading