16+

Татарстанда 500 дән артык мәктәп ашханәсе төзекләндерүгә мохтаҗ

Быелгы уку елында тагын 180 мәктәптә шундый төзекләндерү эшләре уздырылачак.

Быелгы уку елында тагын 180 мәктәптә шундый төзекләндерү эшләре уздырылачак.

Татарстанда 547 мәктәп ашханәсе төзекләндерүгә яисә яңадан төзүгә мохтаҗ. Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина бүген Татарстан Дәүләт Советында үткән комитет утырышында шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, 1 сентябрьгә кадәр республикада 196 мәктәп ашханәсендә төзекләндерү эшләре башкарылды. Шулай ук аларны тулысынча җиһазландырганнар.  Быелгы уку елында тагын 180 мәктәптә шундый төзекләндерү эшләре уздырылачак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading