16+

Татарстанда 55 мең мохтаҗ кешегә азык-төлек җыелмалары 29 апрельдә таратыла башлаячак

Татарстан Республикасында 55 мең кешегә социаль азык-төлек җыелмалары 29 апрельдән тапшырыла башлаячак.

Татарстанда 55 мең мохтаҗ кешегә азык-төлек җыелмалары 29 апрельдә таратыла башлаячак

Татарстан Республикасында 55 мең кешегә социаль азык-төлек җыелмалары 29 апрельдән тапшырыла башлаячак.

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, ярдәмгә мохтаҗ татарстанлыларга шул рәвешле булышлык итү идеясын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Азык-төлек җыелмаларын гражданнарның нинди категорияләре алачагы да билгеле. Бу уртача айлык кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган 65 яшьтән өлкән булган ялгыз пенсионерлар; аз керемле гаиләләрдән булган балалар; социаль куркыныч хәлдә булган гаиләдә үсүче балалар. Шулай ук кризистан зыян күргән үзмәшгуль кешеләрнең һәм эшмәкәрләрнең балалары, ата-аналарының берсе алимент түләүдән читләшүче балалар да шундый төр ярдәм алачак. Моннан тыш, азык-төлек җыелмалары түләүсез нигездә опекунлык вазыйфаларын башкаручы кешеләр өчен дә формалаштырылган.

Азык-төлек җыелмаларының беренче партиясе 29 апрельдән 5 майга кадәр таратылачак. Икенче партияне 10 майдан бирә башлыйлар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading