16+

Татарстанда 6 кеше коронавирустан вафат булган

Узган тәүлектә Татарстанда 6 кеше коронавирус корбаны булган.

Узган тәүлектә Татарстанда 6 кеше коронавирус корбаны булган.

Бу хакта Татарстанның баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте. 

Аның фикеренчә, коронавирустан үлем очракларының төп сәбәбе - вакцина ясатмау һәм вакытында табибка мөрәҗәгать итмәү. “Авырый башлауга табибга мөрәҗәгать иткән очракта гына кешенең гомерен саклап калып була. Узган ел республика халкының 80 процентына ковидтан прививка ясату бурычы куелган иде. Кызганыч, моңа ирешеп булмады. Коронавирус йоктыру очраклары кими башлаганга күрәме, прививка ясатучылар да кимеде. Әмма коронавирус беркая да китмәде һәм аннан бары тик вакцина гына коткара ала”, - диде Дмитрий Лопушов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading