16+

Татарстанда 7 машинаны ут төртеп яндырганнар

Чаллыда төнлә биш машинаны ут төртеп яндырганнар, тагын икесе җитди зыян күргән. 

Чаллыда төнлә биш машинаны ут төртеп яндырганнар, тагын икесе җитди зыян күргән. 

15 сентябрь иртәсендә якынча төнге сәгать өчтә коткаручыларга Чаллыдагы Мәскәү проспектында урнашкан парковкада машиналарның януы турында хәбәр керә. Урынга ашыгыч рәвештә янгын сүндерүчеләр чыккан. Алар килгәнче ут җиде машинаны колачлап алган. BMW һәм Шевроле машиналары тулысынча янып беткән. Тагын биш машинага җитди зыян килгән. В Татарстане подожгли машины, две легковушки сгорели, еще пять повреждены
Соңрак хокук сакчылары автомобильләрне ут төртеп яндыручыны тоткарлыйлар. Ул 40 яшьлек кеше булып чыга, дип хәбәр итә Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Мәгьлүм булганча, әлеге кеше йорт яны парковкасына куелган BMW машинасына ут төрткән һәм вакыйга урыныннан качып киткән. Ләкин ут ялкыны тагын алты машинага күчә. Полиция хезмәткәрләре видеокүзәтү камераларының язмаларын өйрәнә һәм ут төртүченең шәхесен ачыклыйлар. Шикләнелүчене яшәү урыны буенча тоткарлыйлар. Ир үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше кузгатылган. Зыян күләме һәм әлеге адымга аны ни этәрүе билгеләнә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading