16+

Татарстанда 79 лагерьда беренче сменалар эшли

Әгәр дә эпидемиологик вазгыять мөмкинлек бирсә, быел җәйге лагерьләрдә 100 меңгә якын бала ял итәчәк

Татарстанда 79 лагерьда беренче сменалар эшли

Әгәр дә эпидемиологик вазгыять мөмкинлек бирсә, быел җәйге лагерьләрдә 100 меңгә якын бала ял итәчәк

Бүгенге көндә Татарстанда 79 балалар сәламәтләндерү лагерьләре эшли, анда 12 меңнән артык бала ял итә. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстанның яшьләр министры Дамир Фәттахов әйтте.

«Хәзерге вакытта 79 лагерьдә беренче сменалар эшли башлады, якынча 12 мең бала килде, бездә барлыгы 119 җәйге сәламәтләндерү базасы бар. Алар балаларны кабул итәргә әзер, тик алар билгеле бер сертификация узарга һәм Роспотребнадзор хәзерге вазгыять таләпләренә туры килә дигән хуплау алырга тиеш», — дип сөйләде министр.

Әгәр дә эпидемиологик вазгыять мөмкинлек бирсә, быел җәйге лагерьләрдә 100 меңгә якын бала ял итәчәк, дип тә өстәде Дамир Фәттахов.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X