16+

Татарстанда 8 яшьлек кызны мәсхәрәләгән ир кулга алынган

28 февраля 2019, 13:23
3133
0
0
Уку өчен 2 минут

Татарстанда 35 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган.

Татарстанда 35 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган.

"Челнинские известия" хәбәр иткәнчә, кичә 15 сәгатьләр тирәсендә ир кеше Чаллының 32нче комплексындагы йортның лифтында 8 яшьлек кызны тоткарлаган. Артыннан лифтка таныш булмаган ир-атның керүе турында кыз үзе сөйләгән. Лифтка кергәч ир кеше кызны телефон камерасына төшерә башлаган. Аннан аны чүплек янына алып чыгып мәсхәрәләгән.

Җинаятьче ир кулга алынган. Ул беркайда да эшләмәүче, элек  хөкем ителгән кеше булып чыккан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading