16+

Татарстанда «Адымнар» комплексы ЮНЕСКО ассоциацияләнгән мәктәбе статусын алды

 “Адымнар” күп телле белем бирү комплексы ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре исемлегенә кабул ителгән. Бу хакта ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе Казанда ЮНЕСКО комитетының Яшьләр моделе ачылышында хәбәр иткән.

ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре проектының Россиядәге координаторы Нэлла Прусс безнең илдә әлеге исемлектә 400гә якын мәктәп барлыгын һәм күп уку йортлары анда керергә чират торуын белдергән. Казанның «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов әйтүенчә, соңгы ике елда бу исемлеккә Россиянең бер мәктәбе дә кабул ителмәгән.

ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре челтәре 1953 елда оешкан. Ул бөтен дөньяның мәгариф учреждениеләрен балалар һәм яшьләр аңына тынычлык сеңдерү максаты белән бәйли. 182 илдән 11,5 меңнән артык мәктәпләр челтәре халыкара аңлашу, тынычлык, мәдәниятара диалог, тотрыклы үсеш һәм сыйфатлы белем бирү идеяләрен хуплый.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading