16+

Татарстанда Африка чумасының яңа очрагы теркәлгән

Яңа Чишмә районында Африка чумасының яңа очрагы теркәлгән.

Яңа Чишмә районында Африка чумасының яңа очрагы теркәлгән.

Бу хакта ТР буенча Россельхознадзор идарәсе матбугат хезмәте яза.
30 июньдә Яңа Чишмә районының «Красновидово» аучылык хуҗалыгында үле кабан дуңгызы табылган.
Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге белгечләре аннан тиешле пробалар алганнар, шуның нәтиҗәсендә аңарда Африка чумасы вирусы ачыкланган.
Шул рәвешле, республикада Африка чумасы вирусы таралуга юл куймау буенча үткәрелә торган профилактик чаралар көчәйтеләчәк.
Моннан тыш, куркыныч яный торган 1 зонада кабаннар санын 1000 гектарга 0,25кә кадәр киметү чараларын башлау, районнарда гадәттән тыш хәлләр буенча комиссияләр утырышларын үткәрү; дуңгызчылык предприятиеләренә, терлекләрне тотуның барлык ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәп, ябык режимда эшләүне тәэмин итү; авыл җирлекләре башлыкларына: вирус таралу куркынычы булу турында халыкны кисәтү планлаштырыла. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда дуңгыз асраучы гражданнарга урманнарга барып йөрмәскә, термик эшкәртү узмаган азык-төлек калдыклары белән тукландырмаска киңәш ителә.
Йорт дуңгызлары үлгән һәм кабан дуңгызлары үләксәләре табылган очракта, ветеринария хезмәтенә кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк.

Фото: архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading