16+

Татарстанда агач мәчет янган

2002 елда төзелгән агач бина җитди зыян күргән һәм тулысынча диярлек янып беткән.

Татарстанда агач мәчет янган

2002 елда төзелгән агач бина җитди зыян күргән һәм тулысынча диярлек янып беткән.

Ютазы мөхтәсибәтендә Иске Каразирек авылы мәчетендә янгын чыккан. Хәзерге вакытка билгеле булганча, фаҗига нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Әмма 2002 елда төзелгән агач бина җитди зыян күргән һәм тулысынча диярлек янып беткән. Янгынга китерергә мөмкин булган сәбәпләр тәфсилләп өйрәнелә. Мәчет ике авыл халкы өчен хезмәт иткән, әмма үз-үзеңне читләштерү режимы кертелү белән бәйле рәвештә, ябык булган, дип хәбәр итә dumrt.ru

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды Иске Каразирек авылы мәчетен торгызу өчен акча җыю хакында игълан итте.

Хөрмәтле мөселманнар, дин кардәшләребез! Бу көннәрдә, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, мәчетләр игътибарсыз кала. Әмма, Ин шә Аллаһ, эпидемия чигенәчәк, һәм без кабаттан Раббыбызга үзебезнең борчу-мәшәкатьләребез турында мөрәҗәгать итү өчен мәчетләребезгә юнәләчәкбез. Зинһар, Аллаһы Тәгалә йорты белән белән килеп чыккан күңелсезлектән читтә калмагыз. Пәйгамбәребез ﷺ болай дигән: «Кош оясы хәтле зурлыкта мәчет төзүчегә дә Аллаһы Тәгалә Җәннәттә йорт төзер». Бергә ярдәм итик!

 Финанс ярдәме күрсәтү өчен реквизитлар биредә алырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading