16+

Татарстанда ак барслар үрчетәчәкләр

Ак, карлы барс, ирбис – Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган хайваннар исемлегендә. Тиздән Татарстанда карлы барсларны үрчетү үзәге булдырырга җыеналар.

Ак, карлы барс, ирбис – Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган хайваннар исемлегендә. Тиздән Татарстанда карлы барсларны үрчетү үзәге булдырырга җыеналар.

Россия Президенты Владимир Путин 2014 елда ук барсларны саклау программасы кабул итте, карлы барсларны үрчетү үзәге булдыру турында карар чыгарган иде. Татарстан экологлары да ак барсларны үрчетү фикерен хуплап, аларны саклау эшенә алынды. Барсларны үрчетү үзәге Лаеш районының Атабай җирлегендә урнашыр дип көтелә, дип хәбәр итә Лаеш районы матбугат үзәге.

17 декабрь көнне Татарстанга телевидениедә алып баручы, зоолог-галим Николай Дроздов килгән иде. «Мондый проектларны тормышка ашыру хайваннардан бигрәк кешеләргә бәйле. Татарстан бу өлкәдә уңышка ирешер дип уйлыйм, республикада көчле фәнни берләшмә, җитәкчелекнең экологиягә кагылышлы сорауларга мөнәсәбәте шулай ук республикада ак барсларны үрчетү үзәге булдырырга җирлек бирә», – дигән Николай Дроздов.

Владимир Путин карарын үтәүдән тыш, үзәк яңа эш урыннары белән дә тәэмин итәчәк. Бу – сирәк очрый торган хайваннарны саклауга юнәлтелгән системалы проектның бер өлеше генә. Киләчәктә Татарстанда ирбислар үрчетү төбәкара үзәге булдыру нияте дә бар. Анысы Яшел Үзән районында урнашыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading