16+

Татарстанда ана белән балага күсе ташланган

Роспотребнадзор идарәсе хәбәр иткәнчә, май аенда Аксубайда хайваннар тешләвеннән зыян күргән кешеләр саны арткан, дип яза "Авыл таңнары".

Роспотребнадзор идарәсе хәбәр иткәнчә, май аенда Аксубайда хайваннар тешләвеннән зыян күргән кешеләр саны арткан, дип яза "Авыл таңнары".


Эт тешләп кенә дә 12 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның алтысы район үзәгендә зыян күргән. 2 очрак Культура поселогында була. Зыян күрүчеләр арасында 9 яшьлек малай да бар.

Районда, этләрдән кала, кешегә күсе ташлануы да теркәлгән. Төнлә йоклап яткан ана белән баланы күсе тешләгән. Ә җәй башында бер хатын-кызга мәче ташланган. Бер елан чагу очрагы да теркәлгән.

Этләр асраучы Михаил Сулейманкин сүзләренә караганда, бу очраклар барысы да хайваннарның үрчү чоры белән бәйле.

- Әгәр дә сезне нинди дә булса хайван тешли икән, шунда ук медицина ярдәме алырга ашыгыгыз, - дип ассызыклады Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгеч-эксперты Алексей Тимирясов. - Тешләгәндә, аның селәгәе белән кеше организмына котыру вирусы эләгергә мөмкин. Котыру - беренче билгеләре барлыкка килгәннән соң ике атна эчендә үлемгә китергән куркыныч авыру ул. Ләкин тешләгәннән соң шунда ук медицина ярдәме күрсәтелсә, авыруны дәвалап була.

Аксубайда тешләү очракларының күп булуы хуҗасыз этләрнең артуы белән бәйле.

- Этләрнең күпләп йөрүенә юлыккан кешеләр безгә, башкарма комитетка мөрәҗәгать иткәннәр иде инде, - дип белдерде бистә башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Кононов. - Билгеле санда мөрәҗәгатьләр килеп ирешкәннән соң, без андый этләрне аулау белән шөгыльләнә торган фирманы чакыртабыз.

Хайваннарны аулау таләп ителгәндә, "Хуҗасыз этләр" категориясен сайлап, "Халык контроле"нә хәбәр итәргә, моның өчен ерактан булса да хайванны фотога төшерергә кирәк.

Тешләгән этнең хуҗасы ачыкланганда, Гражданлык кодексына нигезләнеп, эт хуҗасыннан суд тәртибендә матди зыян акчасын түләттереп тә була, - дип билгеләп үтте прокурор ярдәмчесе Ленар Яфизов. - Бу киемгә зыян килгән, дәвалануга тотылган акча һәм рухи зыян өчен түләү була ала. Эт - зыян китерергә сәләтле куркыныч объект, ә хуҗасы аның өчен җаваплы булырга тиеш, диелгән район хәбәрендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading