16+

Татарстанда ана һәм аның 3 баласы газ белән агуланган

Казанда исле газ белән агуланган өч баланы һәм әниләрен хастаханәгә озатканнар.

Казанда исле газ белән агуланган өч баланы һәм әниләрен хастаханәгә озатканнар.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Әлеге хәл Казанда Совет районының Комаров урамындагы йортта килеп чыккан. Бу хакта хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына кичә кич сәгать уннар тирәсендә алынган.

Зыян күрүчеләрне Казан республика клиник балалар хастаханәсенә озатканнар. Беренчел мәгълүмат нигезендә, газ белән агулану газ колонкасы урнаштырылган торак җилләтелмәгәнлектән килеп чыккан.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading