16+

Татарстанда аномаль эсселекне салкын һава торышы алмаштырачак

+37 градуска кадәр эсселектән соң, Татарстанда 4 августтан яңгырлар башланачак. Атна ахырында температура әкренләп төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометүзәге хәбәр итә.

+37 градуска кадәр эсселектән соң, Татарстанда 4 августтан яңгырлар башланачак. Атна ахырында температура әкренләп төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометүзәге хәбәр итә.

3 августта көндез һәм кич һава +32 +37гә кадәр җылыначак, республиканың көнбатыш районнарында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә, урыны белән боз да яварга мөмкин. Шулай ук секундына 16 - 21 метрга кадәр көчле җил дә чыгар дип фаразлана.
Чәршәмбе, 4 августта җил белән 17 - 22 м/с ка кадәр, көчле яңгырлар һәм яшеннәр белән тотрыклы һава торышы сакланачак.
Пәнҗешәмбе, 5 августта, фаразлар буенча, көндез +24 +29 градус җылылык (төнлә +14... +19) көтелә.
Җомга һәм шимбә республикада һава торышы +21 +26 градус булачак. Шулай да төннәр август аена хас булганча, салкынаячак, +11 +16˚гә кадәр төшәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading