«Татнефть» акционерлык җәмгыяте 2020 елда ашлыктан ягулык ясау заводы төзергә ниятли, дип яза «Татар-информ».
Мондый производство булдыру ихтыяҗы Европа базарында мотор ягулыгының сыйфатына карата экологик таләпләрнең катгыйлануы белән аңлатыла. 1 миллион тонна ашлыктан биоэтанол эшләп чыгаруга карата «ТАИФ» компанияләр төркеме кызыксыну белдерә. Икенче дәрәҗәдәге продуктлар азык-төлек сәнәгатендә (протеин) һәм терлекчелектә (көрпә) кулланылырга мөмкин. Татарстанда, уртача алганда, елына 4-5 миллион тонна ашлык үстерелә, шуның 300 мең тоннасы азык-төлеккә китә, калганы, нигездә, терлек азыгы сыйфатында файдаланыла. Тирәнтен эшкәртү өчен 1 миллион тонна ашлык кулланырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар