16+

Татарстанда һава торышы -36 градуска кадәр төшәчәк!

Синоптиклар юлларда бозлавык турында да кисәтә.

Татарстанда һава торышы -36 градуска кадәр төшәчәк!

Синоптиклар юлларда бозлавык турында да кисәтә.

Иртәгә Татарстанда салкын һава торышы көтелә, аязганда һава температурасы -36 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Синоптиклар иртәгә алмашынучан-болытлы һава торшышы фаразлый. Явым-төшем ихтималы аз. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка күчә торган җил исәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -24…-29 градус, ә аязганда -36 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -16…-21 градус була. Синоптиклар юлларда бозлавык турында да кисәтә.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading