16+

Татарстанда автобус белән җиңел машина бәрелешкән (+видео)

Татарстанда автобус белән җиңел машина бәрелешкән мизгел видеокамераларга эләккән.

Татарстанда автобус белән җиңел машина бәрелешкән мизгел видеокамераларга эләккән.

Юл һәлакәте Алабугада Лазурный тыкрыгында килеп чыккан. Бүген иртән Алабугада Renault җиңел машинасы каршыга килүче кафе хезмәткәрләрен эшкә алып барган «Нефаз» вахта автобусы белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында машина йөртүче каза урынында һәлак булган. Моннан тыш, автобус пассажирларының берсе зыян күрган.

Видеоязмадан күренгәнчә, зәңгәрсу төстәге җиңел машина баштан бер автомобильне узып китә, әмма, ни сәбәпледер машина юл читенә килеп чыга, аннан соң каршы яктан килүче автобус астына килеп керә. Җиңел машинадан тимер өеме генә калган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading