16+

Татарстанда авыл җирлеге башлыгын хөкем итәчәкләр - ул хатын-кызны төлке белән бутап атып үтергән иде

Татарстанда Кайбыч районының Колангы авыл җирлеге башлыгын, 52 яшьлек ирне «Саксызлык аркасында үтерү» маддәсе буенча хөкем итәчәкләр.

Татарстанда Кайбыч районының Колангы авыл җирлеге башлыгын, 52 яшьлек ирне «Саксызлык аркасында үтерү» маддәсе буенча хөкем итәчәкләр.

Бу хакта Тикшерү комитетында хәбәр иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, кабат-кабат төлке һөҗүменнән гарык булган Вәлиуллиннар ничарадан бичара дигәндәй Колангы авыл җирлеге башлыгы Фидәил Нигьмәтҗәновка мөрәҗәгать итәргә булганнар. Үзен хуҗаларча тоткан төлкене ничәмә-ничә тапкыр күргән мәрхүмә Диләрәнең тәмам теңкәсенә тигән бу җанвар, күрәсең. Берничә тапкыр борчулы шалтыратудан соң Фидәил әфәнде Диләрә һәм Ринат Вәлиуллиннар белән алдан ук сөйләшеп төлкене ауларга булалар. Авыл җирлеге башлыгының мылтыгы (махсус рөхсәт кәгазе бар) да була.

Фаҗига 7 декабрь кичендә килеп чыга. Бер яктан, беркем дә яшәмәгән биләмә, икенче яктан, Вәлиуллиннарның өе һәм теплицалары, биредә алар кышкы чорда кош-кортларын асраганнар. Нәкь менә шулар янына ияләшкән дә инде төлке.

Баштан өчәү ауда торганнар, әмма берникадәр вакыттан соң Диләрә ирләр яныннан китеп бара. Шулчак караңгылыкта ялтыраган күзләргә охшаган яктылык күреп ала Фидәил белән Ринат. Авыл җирлеге башлыгы ике тапкыр шул якка атып җибәрә. Нидер гөрселдәп аугач кына ирләр моның кеше икәнлеген абайлап алалар, килсәләр, яраланган Диләрә ята. Баксаң, ул башына фонарь киеп сарайга чыккан икән. Ире аны тиз арада хастаханәгә китерә, ләкин Диләрә күп кан югалтудан вафат булган.

Җинаять кылуга катнашы булуын гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Эш судка җибәрелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading