16+

Татарстанда балалар сыр чыгара башлады

Россиядә беренче балалар сырын август аенда ук Татарстанда эшли башладылар.

Россиядә беренче балалар сырын август аенда ук Татарстанда эшли башладылар.

Балалар интернаты базасында сыр әзерләүнең катлаулы  процессына өйрәтәләр һәм мастер-класслар үткәрәләр. Мини-җитештерүдә  ятимнәр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле  балалар сыр әзерләү  серләрен өйрәнәләр. Узган шимбәдә «Осталар шәһәре» ярминкәсендә яшь сыр пешерүчеләр  үзләренең беренче продукциясен тәкъдим иттеләр.

«Сыр әзерләү» серләрен  өйрәнүче укучылар продукт тәмле булсын  өчен     җитештерүнең бер этабын да кулдан ычкындырмаска кирәклеген беләләр. Процесс хәтта тәҗрибәле осталар өчен дә җиңел түгел. Башта   балаларны - теориягә, аннан практикага өйрәтәләр.

Сыр ясау процессын этаплап башкарганнан соң, иң катлаулысы - көтү. Ул бер  тәүлектән өч тәүлеккә кадәр вкытны  ала. Ә шунннан  соң яңа сырны    табынга бирәләр.

Планда — бөтен республика буенча мини-сыр әзерләү урыннарын ачу. Проектның максаты - мөмкинлекләре чикле балаларга катлаулы һөнәрнең нигезләрен өйрәтү һәм, бәлки,  тормышта  үз эшләрен табарга  ярдәм  итү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading