Әлмәттә югалган беренче сыйныф укучысы кызлар тарафыннан кыерсытылган.
Әлмәттә яшьтәшләре белән килеп чыккан низагтан соң югалган дип фаразланган беренче сыйныф укучысы табылган. Аның белән барысы да тәртиптә. Малайны әти-әнисе кулына тапшырганнар. Бу хакта Әлмәт мэры Тимур Нагумановның Телеграм-канал чатында хәбәр ителде.
Соңрак, моның төп сәбәбе дә билгеле булды.
Шевченко - Зарипов районында беренче сыйныфта укучы малайны кызлар мыскыллый, җәберли. Шуннан соң бала элемтәгә чыкмый башлый. Шаһитлар һөҗүм итүчеләр кызлар булган дип хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар