16+

Татарстанда балык тотарга чыгып киткән  ир батып үлгән

 Кайбыч районының Иске Тәберде авылында яшәүче 71 яшьлек ир буага балык тотарга киткән һәм өенә кире әйләнеп кайтмаган.

 Кайбыч районының Иске Тәберде авылында яшәүче 71 яшьлек ир буага балык тотарга киткән һәм өенә кире әйләнеп кайтмаган.

18 октябрь кичендә аны туганнары эзли башлый, буа ярында ирнең балык тоту җайланмалары табыла һәм кшунда ук коткаручыларны чакыралар.

19 октябрь иртәсендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 1951 елгы ир-атның гәүдәсен җирле буаның ярыннан 4 метр ераклыкта табып алганнар. 

Башлангыч версия буенча, балыкчы таелып китеп суга егылып төшкән. Янәшәдә генә ярдәм итәргә кеше булмаган. Тикшерү бара. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading